ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Сатыш җирле үзидарә советында җирлек рәисе Шәфигуллин Ф.Ф. улы белән очрашуда  булдылар. Укучылар илнең төп законы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, җирлек тормышы турында эчтәлекле чыгыш тыңладылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Россиядә Ватан Геройлары көне - 9 декабрь көнне илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Россия Федерациясенең Федераль законы белән билгеләнгән. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Ватан Геройлары көне Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ил хәзерге геройларны хөрмәтли һәм үткән геройларны искә ала. Бу көнне бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык сәгатьләре үтте. Әлеге чара укучыларга чын каһарманнарның батырлыклары, фидакарьлекләре турында белү өчен яхшы мөмкинлек булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлегенең «Бигәнәй» волейбол командасы Саба муниципаль районы ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышта һәм 2023/2024 елгы Теләче муниципаль районы ир-атлар командалары арасында «Теләче волейбол лигасы» чемпионатында катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары Сатыш авылындагы һәйкәл-обелискка бардылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын кардан чистарттылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

28 нче ноябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә  республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте. Бәйгедә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе, Түбән Шытсу төп мәктәбе, Олы Арташ төп мәктәбе, Икшермә кадет интернат-мәктәбенең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 2нче турда исә иҗади гаиләләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең  әти-әниләр комитеты "Иң иҗади сыйныф" номинациясендә җиңү яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 ноябрьдә Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә Ш.Галиевның "Күңелле шигырьләр остасы" дигән шигырьләрен уку бәйгесе булды. Балалар аның иҗаты һәм биографиясе белән җентекләбрәк таныштылар. Аның кызыклы шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International