ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты. 11 команда арасыннан 3 урын алды. 
Урыннар:
1 УРЫН- Гараев Фәнис (65 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (90 кгга кадәр);

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 ноябрьдә Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә,  "Россия. Ватан. Бердәмлек" дип аталган тарих сәгате үткәрелде. Китапханәче "Халыклар бердәмлеге көне белән!" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Һәркем өчен Ватан тарихын белү бик мөһим.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй авылы мәдәният йортында   Фәтхрахманова Дания Гумеровна Сатыш урта мәктәбе укучылары һәм шәһәрдән кайткан укучылар өчен "Минем белән яса" дигән мастер-класс үткәрде. Фәхрахманова Д.Г. җитәкчелегендә балалар магнит рәсемнәрен буядылар, әниләр көненә бүләкләр әзерләделәр. Чара барысына да бик ошады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү эше алып барыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Мамалай авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эше башкардылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Тапкырлар һәм зирәкләр” интеллектуаль уены үткәрелде. Чараның төп максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, шулай ук интеллектуаль дәрәҗәне күтәрү иде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, кызыклы биремнәр башкардылар. Уен барышында балалар үҗәтлелек, кызыксынучанлык һәм танып белүгә кызыксынуларын  күрсәттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2024 ел
җомга

Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы  балалар өчен "Туган ягым" дигән танып белү  викторинасы  үткәрде. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Мамалай авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16  нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризм - кешелеккә каршы явызлык ” дигән информацион сәгать үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International