Аккүл-Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
"Бигеней" ир-атлар волейбол командасы "Теләче волейбол лигасы"чемпионатында катнаша.
Казанчы- Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.
Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән бик матур кичә узды. Бу чара балаларның җыр - биюләре, уеннары, шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды. Дәү әниләр, дәү әтиләр, бакчада эшләп чыккан лаеклы ялдагы тәрбияче апалары да үзләренең изге теләкләрен юллап, балаларга, бакча хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
«Саба-Арена спорт мәктәбе»ндә өстәл теннисы буенча атналык лигада:
1 урын-Мансуров Салават (Сатыш);
2 урын-Ахәдиев Рамазан (Шәмәрдән);
3 урын - Хаҗиев Ранил (Сатыш);
3 урын-Востриков Руслан (Сатыш) алдылар.
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, ветеран-укытучылар йортына барып, аларга чәчәкләр , яхшы кәеф һәм җылылык бүләк иттеләр.Шулай ук китапханәче журналлар алып килде. Акциядә катнашучылар шулай ук арабыздан киткән укытучыларны да искә алдылар.
1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды. Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй өстәле артында концерт номерлары белән бергә алып барылды.