16 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халкымның мәдәни мирасы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатының район этабында 1 нче урын яулады.
Балтач районының "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.
Сатыш авыл җирлеге Байлар Сабасында физкультурачы көненә багышланган ярышта катнашты
6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды. Турнирда Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты.
22 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.
15 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 7 команда катнашты.
19 июльдә Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саба" ҖЧҖ фермасына экскурсия оештырдылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты, йорт хайваннары белән аралашу күнекмәсе формалашты. Чөнки баланы экологик тәрбияләүне якын тирәлекнең табигате белән танышудан башлау бик мөһим.
Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнаша.
Балтач районының "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Казанче-Бигәнәй авылы, Дзержинский урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.