ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2023 ел
шимбә

Сатыш авыл китапханәсендә "Ышаныч телефоны" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Китапханәче ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген, әлеге хезмәтнең нинди принцип буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкинлеген аңлатты. Чара әлеге тема буенча презентация карау һәм истәлек - закладка тарату белән үрелеп барды. Катнашучылар көндәлекләрендә балалар ышаныч телефоны номерын саклап калдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә агач эшләнмәләр рәсеме ясау буенча мастер-класс узды. Барлык балалар да диярлек рәсем ясарга ярата, ә бу ысул белән теләсә нинди предметны бизәргә мөмкин икән, димәк, рәсем сәнгате буенча мастер-класс универсаль күңел ачуга әверелә. Бу көндәлек ял һәм бәйрәм чаралары өчен идеаль, төрле яшьтәге балаларга һәм төрле урыннарга туры килә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 19 мартында Мамалай  авылында яшәүче Мараков Мәхмүт Мөбәрәкҗан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  Сатыш авыл җирлеге башлыгы ШФ.Ф. Шафигуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н.Гайнутдинова, «Шытсу" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе А.А.Билалов  котладылар. Мәхмүт абыйга бәхетле картлык телибез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре мавыктыргыч мастер-класс әзерләделәр. Балаларның яраткан әниләре өчен төрле материаллардан якты тартмалар ясадылар.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2023 ел
чәршәмбе

21 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

“Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!” фестиваль конкурсы кысаларында Сатыш мәдәният йортында Саба аграр көллият, Саба урта мәктәбе, Саба районы банклары, Саба районы МЧС хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7 мартта Бигәнәй  мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сез иң гүзәл  кешеләр" дигән тематик кичә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2023 ел
сишәмбе

5 март көнне Сатыш авыл җирлегендә 66 ел тапкыр традицион кышкы спартакиада оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Сатыш" хатын-кызлар волейбол командасы Иске Икшермә авыл җирлеге призына турнирда актив катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International