ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Балачакның кояшлы елмаюы »дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үттеләр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Ислам - тынычлык һәм игелек дине" дип исемләнгән чара оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 7 укучы тәмамлый. Аларга алда торган имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  18 май көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Музейларда- халкымның үткәне" дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында укучыларга музейлар эшчәнлеге турында аңлатма бирелде һәм презентация күрсәтелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2022 ел
җомга

Пионериянең туган көне һәм аның 100еллыгы уңаеннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә төрле тәрбияви, кызыклы чаралар уздырылды. Мондый чаралардан, Пионерия музее ачылу, пионер җырларыннан торган кичә-конкурсларны санап китәргә була. “Без пионер чакларда” дигән исем астында, төрле чорларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр белән очрашу - аерым игътибарга лаеклы чара булды. Чарада кунаклар үзләренең ничек итеп октябрят, пионер, комсомол булулары һәм пионервожатый булып эшләгән чорлары турында ялкынланып сөйләделәр. Чара барышында укучыларның дружина байрагын алып керү мизгеле аеруча истә калырлык булды. Бәйрәмдә күп кенә элеккеге пионер җырлары җырланды. Бу очрашу килгән кунакларда да, балаларда да якты истәлек һәм хәтирәләр калдырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы яр буенда бюджет оешмалары катнашында агачлар утырту оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды. Сатыш авыл җирлегеннән "Бигәнәй волейбол командасы 1 урын алды. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гыйләҗев Илсаф (Бигәнәй) яулады. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Үсеп килүче яшь буын арасында имин тормыш культурасын пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй “Тормыш иминлеге нигезләре” ачык дәресе узды. Әлеге чарада  Саба һәм Теләче районнары буенча ТР МЧС идарәсе, Саба районы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре дә катнашты. Укучылар чакырылган кунаклар һәм укытучы Карамов А.Р. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерделәр. Әңгәмә практик күнегүләр белән ныгытылып барды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International