ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2024 ел
сишәмбе

18 нче август көнне  Бигәнәй  мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт программасы тигезендә Сатыш авылы Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә суүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 август көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге спортчылары районда Физкультурачылар көненә багышланган ярышта катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге башкарма комитет бинасы каршындагы  чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
август, 2024 ел
сишәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре булды. Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Д.Г. Фәтхрахманова аларга рәсем ясау буенча мастер - класс һәм картиналар күргәзмәсе күрсәтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 4 команда катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 нче  август көнне Казанчы Бигәнәй китапханәчесе балалар өчен күл  буена экскурсия оештырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында балалар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 4 команда катнашты.

Укучылар арасында:

1 урын- Мамалай авылы командасы;

2 урын- Барс (Сатыш авылы) командасы;

3 урын- Ак барс (Сатыш авылы) командасы;

4 урын- Торнадо (Сатыш авылы) командасы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатында 1 нче урын яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International