6 март көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Ярышны ачу тантанасында район Башлыгы урынбасары- Закирҗанов Расих Рахимҗан улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм иганәчеләр катнашты.
7 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалы көн-8 Март" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Бу көнне бәйрәмнең хуҗалары-матурлык, наз, игелек һәм барысына да бүләк ителгән бәйрәм кәефе! Тамашачылар бәйрәмнең тантаналы шартларына чуму мөмкинлегенә ия булдылар: фойеда безнең авылда яшәүче Дания Фәтхрахманованың рәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алкышлар барлык катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды. Концерт бик күңелле үтте.
Сатыш балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләренә бик матур биюләр, җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Соңыннан әтиләр һәм әниләр командасы волейбол уйнады. Балалар алар өчен җан атып, көч биреп утырды.
5 март көнне Мамалай балалар бакчасында балалар арасында күңелле старт булды. Балалар бик теләп төрле-төрле уенннарда катнаштылар. Соңыннан балалар бер-берсенә бүләкләр тараттылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре Олы Нырты мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу программасы белән чыгыш ясады.
Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 4 команда, ир-егетләрдән- 6 команда.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын-Сатыш мәктәбе;
2 урын-Икшермә;
3 урын- Сатыш.
Ир-атлар арасында:
1 урын- Бигәнәй-1;
2 урын- Сатыш;
3 урын- Бигәнәй-2;
4 урын- Болын очы урамы.
Сатыш авыл җирлеге командасы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышларында катнашты. Команданың составы-җирлекнең бюджет хезмәткәрләре.
23 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ватан сагында»дип исемләнгән тематик концерт программасы үткәрелде.
19 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 33 ел тулуга багышланган волейбол буенча турнир узды. Сатыш авыл җирлегеннән Бигәнәй командасы катнашты. Бигәнәй командасы быел икенче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы-Гыйлаҗиев Илсаф (Бигәнәй). Тренер-Зәйнетдинов Айдар.
Традиция буенча, февраль ае Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә. Шул нисбәттән укучылар, ике ротага бүленеп, ай дәвамында мәктәп күләмендә оештырылган төрле чараларда актив катнаштылар. Айлыкка йомгак буларак, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. Ул Ватан сакчылары көненә дә багышланган иде. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Мина эзләү” ярышларында, “Строй һәм җыр” смотрында катнаштылар. Уен байрак эзләү белән тәмамланды.