Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Шундыйлардан “Математик брейн-ринг”, “Умницы и умники”, “Своя игра” интеллектуаль бәйгеләрен әйтеп китәргә була. Укучылар математика, физика, информатика фәннәреннән тапкырлыкта, җитезлектә сынаштылар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Татар милли ашлары" темасына тозлы камырдан мастер-класс узды.
Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында полиция хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Сатыш авыл җирлегендә халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "көзге кыз" темасына мастер-класс узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чигендәге мәйданчыкны төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.
Саба муниципаль районы Сатыш авылы яр буен төзекләндерү эше тәмамланды. Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкара.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы җиңүчесе. "Сатыш авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенә социаль - икътисади үсештә ирешкән нәтиҗәләре өчен автомобиль бүләк ителде.
6 ноябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Халыклар дуслыгында-көч»дип исемләнгән концерт номерлары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.”Татарстан-минем республикам" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Арабыздан вакытсыз киткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.