Сатыш командасы Саба муниципаль районының баскетбол буенча чемпионатында катнашты.
Сатыш һәм Бигәнәй мәдәният йортларында өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы һәм чәй эчү оештырылды. Чара җылы котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
24 сентябрь көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында «Алтын көз»дигән исем астында көз бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм. Шулай ук әлеге бәйрәм аларга ел фасылы буларак көз турында күзаллауларны беркетергә дә ярдәм итә.
На региональной дороге, проходящая через д.Аккуль- Бигеней появились столбы электропередача и дороги станет освященными в темное время суток.
Бала һөнәр проекты буенча Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сабанын иҗат йортында паспортлар, "Ак барс " банкында барслар-купюралар алып, Ветстанциядә ветеринар, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә эколог, банкта банк хезмәткәрләре, Саба телерадиокомпанисендә алып баручы, журналист, тавыш операторлары хезмәте белән якыннан таныштылар.
21 сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Урамда көз" дип исемләнгән мастер класс үтте.
"Бердәм Россия" партиясенең "Татарстан Республикасының 2021 елгы иң яхшы беренчел бүлекчәсе" конкурсында җиңеп чыгып, Сатыш авылында яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылды.
Сатыш авыл җирлегендә Кросс Татарстана йөгерү ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.
Сатыш авылы мәдәният йортының яңа бинасы территориясендә асфальт юл салынды.