ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Җәй-балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның сәламәт яшәү рәвешенә күнегүләрен формалаштыру өчен иң кулай вакыт. 12 июль көнне Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында балалар өчен "Күңелле стартлар"спорт эстафетасы үткәрелде. Программа шактый бай эчтәлекле булды. Балаларга кызыклы, кайчагында йөгерү, сикерүләр белән бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек бәйрәме булды!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Һәркем өчен, нинди яшьтә булмасын, гаилә - ул аны бәхетле иткән, нәсел дәвамы һәм яшәү көче биргән урын. 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 10 июль көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда асфальтка рәсем ясау бәйгесе үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. Эшне "159 нчы ПМК" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге яшьләре районда үткәрелгән барлык ярышларда да актив катнашалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән җәйге табигатькә экскурсиягә булып узды. Тирә-юньне танып белү өчен болынга юл тотылды.  Экскурсия кереш әңгәмә, күзәтүләр, сораулар, табышмаклар, дидактик уеннар белән үрелеп барды. Балаларга экскурсия бик ошады. Алар тирә-юнь турындагы белемнәрен арттырдылар, төсләр, тавышлар, исләр, формалар турындагы күзаллауларын баеттылар. Йомгаклап әйткәндә, экскурсия бик файдалы үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 июнь көнне иртәнге сәгать  4тә Сатыш авылында, хәйкәл янында, «Хәтер шәме» акциясе узды.  Бу акциядә  Сатыш авылы халкы катнашты. “Хәтер шәме”  - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе. Акциядә катнашучыларны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде  һәм  әлеге чараның Бөек Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның үлемсез батырлыгын ассызыклавын билгеләп үтте. Акциягә гаиләләр, хезмәт коллективлары белән җитәкчеләр, укытучылар һәм  укучылары килде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2021 ел
җомга

Сатыш авылы барлыкка килгән вакытта яшәп, шушы авыл зиратына җирләнгән авылдашларның каберләрен барлау максатыннан, 18 июнь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре "Туган якны өйрәнүчеләр клубына" йөрүчеләр белән авыл зиратына бардык.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 июнь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда гипстан холодильникка магнитлар ясау буенча мастер класс үтте .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

“Кырмыска” хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр 16-18 июнь көннәрендә алар күп төрле дару үләннәре җыеп киптерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International