ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә бу » балачак» чоры турында искә төшерү дә. 1 июнь көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ромашка « балалар бакчасы балалары белән » Ах, бу искиткеч вакыт! « дип  исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларга мавыктыргыч җәйне  күңелле итеп үткәрүләрен теләделәр. Чарада катнашучылар җитезлек, тизлек ,игътибар буенча төрле конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар, җырлар, биюләр булды. Бәйрәм ахырында балалар асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Барысына да бүләкләр тапшырылды. Бу көн алар өчен онытылмаслык, шатлыклы көн булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
май, 2021 ел
якшәмбе

29 май көнне Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә, А. Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган «А. Невскийны искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче һәм клуб мөдире тарихи биографиясе һәм гажәеп шәхесе белән таныштырдылар. Александр Невский-дәүләт эшлеклесе, бөек полководец һәм Рус Жире сакчысы, ул бер генә сугышта да оттырмаган. Ул хәрби батырлык белән генә түгел, зирәклеге белән дә дан тоткан. Чарада аның Невск сугышында һәм боз остендәге сугышта жинүләре, үз халкын саклап, дошманнар белән батырларча көрәшүе турында белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2021 ел
чәршәмбе

25 май көнне Сатыш авылының спорт мәйданчыгында мини - футбол буенча "Күн туп" турниры узды. Турнирда Сатыш, Тимершык, Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Сатыш авылында авыл мәдәният йорты төзелеше" объекты буенча тышкы яктырту төзү-монтаж эшләре башкарыла. Эшне подрядчы оешма "КазСпецМонтаж"ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бүгенге көндә Сатыш авылында күперне реконструкцияләү эшләре бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш гомумбелем бирү  мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Мәктәптә барлыгы 125 бала белем ала, 11 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлый. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2021 ел
якшәмбе

15 майда бөтен дөнья  Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә –ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган , кайгыртучан кешеләр, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг-концерт булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2021 ел
сишәмбе

8 май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Солдат батырлыгына баш иябез!" дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ,туган телләр елы уңаеннан,  «Чишмә янында кичә» дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International