Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котланды. Тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахим улы "2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дип танылды һәм "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясеннән Рәхмәт хаты алды.
Бигәнәй мәдәният йортында Казанче Бигәнәй китапханәсе белән берлектә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән »Син мәңге безнең арада-татарның рухы Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
14 апрель көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Туган як табигате" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чарада балалар белән табигатьне саклау турында әңгәмә корылды.
15 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә фельдшер катнашында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Мамалай авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Иртәнге зарядка" дигән чара үткәрелде.
"Бигәнәй" волейбол командасы Саба муниципаль районының волейбол буенча ирләр командалары арасында 2021 ел сезонында Югары лига Чемпионатында 3 нче урынны алды.
"Сатыш" волейбол командасы Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында 2021 ел сезонында узган чемпионатында 2 нче урынны яулады.
"