ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

8 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча 4 ел рәттән "Мәңге безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде. Турнирда өстәл теннисын яратучылар катнашты. Турнирда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылындагы Сабинка елгасы аша үтүче җәяүлеләр күпере ремонтланды. Күпернең такталарны алыштыру буенча эш башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 гыйнар көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004 елдан яшьрәк яшәүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан яшь көрәшчеләр катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 январь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Җәмәгать урыннарында һәм юлларда үз-үзеңне тоту" темасына әңгәмә үткәрелде. Балаларга урамда һәм җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Соңыннан балаларга әңгәмә вакытында нәрсә үзләштерүләре турында сораулар бирелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Сатыш авылында яр буен агач һәм куаклардан чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында  өч йорт төзелеп килә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында авыл балалары өчен «Яңа ел чыршысы янында кунакта» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2020 ел
шимбә

Сатыш авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Конституция көне - Россия дәүләтенең иң истәлекле даталарының берсе. 11 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен "Конституция безнең бар нәрсәбез"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәнең максаты: үз илең өчен горурлык, Ватанга мәхәббәт һәм Россия тарихына карата кызыксыну хисе тәрбияләү. Чара ахырында балаларга сораулар бирелде, аларга бик теләп җавап бирделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International