23 ноябрь көнне Сатыш авыл мәдәният йортында "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Сатыш бүлекчәсенең авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды..
2020 елның 21 ноябрендә Чәбки- Саба авылыннан хезмәт ветераны Шляпина Шәфкыя Абдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук, 2020 елның 23 ноябрендә Сатыш авылыннан хезмәт ветераны Кәримова Факиһә Корбан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. .Юбилярларны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы котлады.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен «Толерантлык – тынычлыкка юл " дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе куелды.
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында өч йорт төзеләчәк. Бүгенге көндә фундамент эшли башладылар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем йортым, минем гаиләм" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Балалар мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, шулай ук, табышмакларга җавап таптылар.
Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" һәм "Мамалай" командалары мини- футбол буенча район чемпионатында катнашалар.
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Сатыш авыл җирлегендә халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме белән "Җир шары буйлап" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Балалар оригами ысулы белән кошлар ясадылар. Шулай ук, көньяк, төньяк хайваннары һәм кошлары белән якыннанрак таныштылар.