Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем йортым, минем гаиләм" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Балалар мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, шулай ук, табышмакларга җавап таптылар.
Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" һәм "Мамалай" командалары мини- футбол буенча район чемпионатында катнашалар.
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Сатыш авыл җирлегендә халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме белән "Җир шары буйлап" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Балалар оригами ысулы белән кошлар ясадылар. Шулай ук, көньяк, төньяк хайваннары һәм кошлары белән якыннанрак таныштылар.
20 октябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре Сатыш мәдәният йорты белән берлектә "Гаилә - төп байлык" темасына тематик сәгать үткәрделәр. Балалар белән гаиләнең төп кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Өлкәннәрне һәм ата-аналарны хөрмәт итәргә һәм кадерләрен белергә кирәк,дип аңлаттылар.
17 октябрь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен «Минем һөнәр сайлавым " дип исемләнгән очрашу-әңгәмә үткәрделәр.
Сатыш авыл җирлегендә арендалы йортлар төзү буенча эшләр бара. Төзелешне "Кристалл" ҖЧҖ алып бара.
14 октябрь көнне МБГБУ "Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе"ндә "Үзидарә көне" үткәрелде. Укучылар мәктәп директоры, тәрбия һәм укыту завучлары, фән укытучылары ролен башкардылар. Шулай итеп алар, укытучы хезмәтенең никадәр җаваплы булуына төшенделәр.