Һәр кичне Сатыш авылы яшьләре футбол уйнарга җыела. Бу искиткеч традиция җирле мәдәниятнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Төрле яшьтәге балалар уртак мавыгу өчен берләшәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр һәм спорт күнекмәләрен үстерәләр. Шулай итеп, Сатыш авылы яшьләре актив ял итүнең, үз сәламәтлекләрен кайгыртуның үрнәген күрсәтәләр, тирә-юньдәгеләрне үз үрнәгенә иярергә дәртләндерәләр.
Сатыш мәдәният йорты территориясендә район мәдәният йорты белән берлектә киноны саф һавада күрсәттеләр. Саф һава һәм искиткеч күрсәтү авыл халкының кәефен күтәрде. Әлеге чара җирле халыкта зур кызыксыну уятты.
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе балалар өчен экскурсия оештырды. Экскурсия балаларда экологик белем дәрәҗәсен өйрәнүгә, табигатьне саклау эшчәнлегенә кызыксынуны үстерүгә, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте. Балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, экскурсия ясадылар. Экскурсия азагында балалар күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
24 июль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә концерт һәм бәйрәм өстәле оештырылды. Котлау сүзе белән "Саба" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов чыгыш ясады. Чара күңелле узды, сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады, кунаклар аларны алкышлар белән сәламләде.
Сатыш мәдәният йортында "Зарарлы гадәтләрсез яшә" дигән әңгәмә үткәрелде. Алып баручылар зарарлы гадәтләрнең яшь организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр, зарарлы гадәтләр һәм аларга каршы көрәш турында әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эшләре дәвам итә.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин гаиләм белән бәхетле" дигән асфальт рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашу өчен кече яшьтәге балаларны чакырылды. Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, бу - чын иҗат һәм баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Һәркем рәсем ясаганда үз йорты, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлаячак. Төсле акбурлар балаларның кәефен чагылдырды. Вакыт тиз уза, конкурс тәмамланды, ә асфальтта яшь рәссамнарның рәсемнәре калды.
Сатыш мәдәният йорты Тенеки авыл клубы белән берлектә Сатыш авылы мәйданчыгында ике команда арасында «Футбол» уены үткәрде. Кырга «Сатыш» һәм «Тенеки» командалары чыкты. Командалар белән очрашуны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин командаларга иң изге теләкләр белән ачып җибәрде. Командалар уенны 1:0 исәбе белән "Сатыш "командасы файдасына төгәлләделәр. Сатыш авыл җирлеге башлыгы җиңүчеләргә кубок тапшырды. Барлык катнашучылар да "Саба" ҖЧҖ иганәчесеннән акчалата призлар алды.
5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба, Балтач, Әтнә, Мамадыш районнарыннан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Әтнә районыннан- Күнгер командасы;
2 урын-Казан- Тормыш;
3 урын- Бигәнәй;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба һәм Балтач районыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;
2 урын- Шәмәрдән ;
3 урын- Казан шәһәре;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.