ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Саба районының Сатыш авыл җирлегендә  торак пунктларның территориясен җыештыру һәм чистарту буенча эшләр дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы җирлегендә чәчү чоры башланды. "Саба" ҖЧҖнең  Сатыш бүлеге механизаторлары үз эшләрен җаваплы һәм төгәл итеп башкаралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы Сатыш авыл җирлегенен  күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла Гайнулла улының туган көне Ул 1927 елның 7 апрелендә Аккүл-Бигәнәй авылында туган. Гыйлмулла абыйны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм якыннары белән озын гомер яшәвен телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 март көнне Урта Нырты авыл клубында Сатыш авыл җирлеге иҗат коллективлары һәм үзешчән башкаручыларының “ Гасырлар кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Сатыш авыл җирлегенең иҗат коллективы матур концерт программасы тәкъдим итте. Концертта матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр, юмор тамашалары күрсәтелде. Тамашачыларыбызга бәйрәм  ошады, алар  артистларны бик җылы кабул иттеләр һәм  һәрбер чыгышны  көчле алкышларга күмделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкият иленә – китапханәгә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Алар өчен «Балалар журналлары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт»темасына библиографик дәрес үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә ,"Терроризм-җәмгыятькә янау" темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Чара барышында презентация күрсәтелде һәм анализланды, анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар, тагын бер кат саклык чаралары турында искә төшерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
март, 2020 ел
сишәмбе

Сатыш авылында "Хыял" дип аталган матурлык салоны үз эшен башлап җибәрде. Аны безнең авылда яшәүче Габдракипова Миләүшә ачты. Салонда макияж ясату, чәчләрне кистерү һәм буяу, прическа , маникюр ясату, керфекләр үстерү, буяу һәм ботокс ясату,кашларны буяу һәм ясату, яулыкны бәйләү хезмәтләре күрсәтеләчәк. Шулай ук ачылыш вакытында катнашучылар арасында лотерея уйнатылды. Адрес: Сатыш авылы, Совет урамы, 24 йорт, 2 кат. Барыгызны да матурлык салонына чакырабыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март бәйрәме уңаеннан "Саба" ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсендә хатын-кызларга багышланган чара үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегеннән авыл җирлекләренең ир- атлар командалары арасында волейбол буенча Саба  чемпионатында 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Бигәнәй командасы турнирның финал өлешенә чыкты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International