ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

7 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз канатында" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелде. Үзешчән коллективлар һәм солистлар башкаруындагы вокал номерлар һәм бию композицияләре барлык тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Концерт программасының дәвамы булып «Ягез әле, кызлар» конкурсы булды, анда 3 искиткеч кыз ярышты. Аларга биремнәр тәкъдим ителде.Аларны үтәү барышында кызларга үзләренең матурлыгын, җитезлеген, эрудициясен, иҗади сәләтен күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар тамашачыларны гына түгел, ә жюрины да шаккатырдылар. Җанатарлар кем җиңәр, дип фаразладылар, һәр кыз өчен борчылдылар, көндәшлек рухы турында да онытылды.. Ярышлар күңелле һәм эмоциональ үтте. Катнашучылар истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6  март көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе мөдире ,Мамалай авыл клубында,клуб хезмәткәрләре белән берлектә, “Әдәби манзара” дип аталган әдәби кунакханә уздырды.Чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф.,Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р.һәм китапханәчеләр катнашты.Әдәби манзара татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган әсәрләренә багышланган иде.Катнашучылар әлеге әсәрләрне искә төшереп,фикер алыштылар.Чара ахырында Саба ҮКС директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп,истәлекле бүләкләр тапшырды һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара.  Саытш авыл җирлегендә яшәүче  17 тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узды. Барлыгы 9 команда катнашты: ир-атлар арасында 6 команда, кызлар арасында 3 команда уйнады. Ярышлар иганәчеләр ярдәме белән оештырылды. Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм грамота белән бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2020 ел
җомга
12нче март көнне Сатыш авыл китапханәсе мөдире Билалова И.Н. мәдәният йорты
белән берлектә "Китапларда -халкым язмышы" дип исемләнгән "Әдәби манзара"
әдәби кунакханә уздырды. Чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.,
Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм китапханәчеләр катнашты. Чара төрле
татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылып,сәхнәләштереп һәм җыр белән
үрелеп барды. Шулай ук катнашучылар ТАССРның 100еллыгына,Бөек Җиңүнең 75
еллыгына һәм Саба районы оешуга 90ел тулу уңаеннан багышланган китап
күргәзмәсе, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнарның кул эшләре белән
таныша алдылар .Чара ахырында Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп
кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп,истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында узган чаңгы ярышларында тулы составта катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен "Туган авылым Сатыш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Чара барышында туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыштан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнде. Шулай ук имам Алмаз Галимҗанов чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышындагы роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә исламның роле һәм кешенең рухи халәте турында фикер алышынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан "Ак калфак" клубы әгъзалары белән "Бер күрешү-үзе бер гомер"әдәби кунакханәсе үткәрелде. Анда безнең районнан танылган шагыйрә Миннегөл Манихова да чакырылган иде. Кичә бик җылы һәм иркен атмосферада үтте. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләр укыдылар. Бу очрашу барысына да бик ошады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2020 елның 23 февраль көнендә ТАССРның 100 елгы уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең егетләр  командасы волейбол буенча Саба районының барлык мәктәпләре арасында 1 урынны, кызлар командасы  3 урынны яулады. Тренер-Солтанов А. Н.,Сатыш урта гмоумбелем бирү  мәктәбе егетләре командасы республика турнирында Саба муниципаль районы данын яклаячак. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International