ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат дәвам итә. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында гражданнар оборонасы буенча укулар булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2021 ел
шимбә

26 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме " үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2021 ел
җомга

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат башланды. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Республикабызның күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021нче ел-Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сатыш мәдәният йортында "Татар телем- рухи байлыгым" дип исемләнгән концерт булып үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
март, 2021 ел
җомга

13 март көнне Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 3 команда, ир-егетләрдән- 7 команда: Сатыш, Болын очы урамы, Тау башы урамы, Сатыш мәктәп, ВИП җитәкчеләр, Бигәнәй-1, Бигәнәй-2.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын-Сатыш мәктәбе; 

2 урын-Яшьлек;

3 урын- Сатыш.

Ир-атлар арасында: 

1 урын- Бигәнәй-1;

2 урын- Бигәнәй-2;

3 урын- Болын очы урамы;

4 урын- Сатыш.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Яз килә, яз килә, елмаеп кояш килә" дип исемләнгән чара үтте. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җыр тыңладылар, табышмакларга җавап таптылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы егете, Гарипов Язнур- татарча көрәш буенча үз үлчәмендә Чемпион России булды. Тренеры- Ермолаев Илдар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International