17 нче январь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004-2005 елгы, 2006 елдан яшьрәк яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан барлыгы 100дән артык яшь көрәшчеләр катнашты.
14 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Иске Яңа елга багышланган "Раштуа киче" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
12 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, "Яңа елның ак кары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күңелле уеннар оештырылды һәм барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Чараның ахырында дискотека булды,барысы да матур музыка астында рәхәтләнеп биеделәр һәм ял иттеләр.
Бигәнәй мәдәният йортында 2019 елның 28 декабреннән алып 2020 елның 8 гыйнварына кадәр балалар өчен төрле күңел ачу чаралары үткәрелде.
5 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышланган "һәрвакыт безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
6 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре районның үзәк чыршысы янында Яңа ел кичәсе оештырдылар.
Бигәнәй мәдәният йортында балалар өчен «Бөтен гаилә белән Яңа елга! " дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортларында яңа ел чаралары узды.
30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Яңа елның тылсымлы очкыннары"дип исемләнгән Яңа ел балмаскарады үткәрелде.
Сатыш авыл җирлегендә Яңа ел уңаеннан "Иң матур Яңа ел бизәлешле хуҗалык" конкурсы үтте..Конкурста барлыгы 8 хуҗалык катнашып, җинүчеләрдә билгеле булды. .
1 урында- Котдусова Айгөл (Казанчы- Бигәнәй)
2 урын- Гарипов Фаннур (Мамалай)
3 урын- Гильмутдинов Ильхам (Аккул- Бигәнәй).
Конкурсның спонсоры: СППК "Каймак" Мустафин Айнур Ибрагимович.