Сатыш авыл китапханәсендә "Рәхим итегез, кошлар!" дип аталган викторина булды. Кошлар тормышы турында күбрәк белү һәм кайбер кош серләрен ачу өчен, балалар викторинада бик теләп катнаштылар. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр.
Билгеле булганча, хәзерге дөньяда бик күп төрле балалар журналлары бар. 4 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә «Балаларга журналлар» мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Сатыш авыл китапханәсендә балалар өчен Татарстан музейлары һәм һәйкәлләре буйлап виртуаль экскурсия оештырылды. Презентация ярдәмендә балалар Казан шәһәренең музейлары, М.Җәлил, Г. Тукай, А. Пушкин һәйкәлләре белән таныштылар.
Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бөтендөнья театр көне» дигән танып-белү әңгәмәсе һәм «Мизгел» халык театрында катнашучылар белән очрашу оештырылды. «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзешчәннәр сәхнәгә куелган спектакльләрне искә төшерделәр һәм спектакльләрдән фотографияләр һәм видеосюжетлар карадылар.
26 нчы нчы март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Без үткәннәргә тугры” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар тылда эшләп, Җиңүгә үз өлешләрен керткән балалар тарихы белән таныштылар.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Сатыш ветеринария участогында профориентацион экскурсиядә булдылар. Баш ветеринария табибы Масгутов Ильнур Миннемөхәммәт улы үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. 3 авыл җирлеге һәм 12 авылга хезмәт күрсәтүче әлеге пункт һәм анда эшләүчеләрнең һөнәре укучыларда зур кызыксыну уятты.
23 март көнне Сатыш авыл мәдәният йорты һәм музей - мәдрәсә хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Авыл кешеләрен, кунакларны һәм балаларны мәдәният йорты каршындагы мәйдан җәлеп итте, бәйрәм рухы, музыка яңгырады, учакта пылау кайнады.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатында Бигәнәй командасы финал өлешендә уйный.
22 нче мартында Бигәнәй авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз – тынычлык һәм дуслык бәйрәмен “оештырды.
1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре фотокүргәзмәдә фотолар , солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.