28 октябрь көнне Сатыш авылында беренче тапкыр мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булды.
Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш алып барыла.
Бүгенге көндә Мамалай авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ИП Галиуллин И.И. оешмасы башкара.
21 октябрь көнне Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш башланды.
Саба муниципаль районы Аккүл-Бигәнәй авылында Казкаш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә.
Гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү эше тәмамланды. Эшне ИП подрядчы оешмасы И.Ф. Нәбиуллин башкарды.
1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды. Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй өстәле артында концерт номерлары белән бергә алып барылды.
2 октябрь көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең җитәкчесе- Тагиров Марсель Шәрипҗанович укучылар белән очрашты. Быелдан башлап, Сатыш авыл җирлегендә көрәш түгәрәге эшли башлады.
2 октябрь көнне Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче Имамиева Галия апага 90 яшь тулды. Бәхетле картлык телибез.