Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган презентация күрсәтелде
Сатыш авыл китапханәсендә "Коррупциягә юк дип әйтик "дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.
6 нчы декабрьдә Казанче Бигәнәй китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Ромашка” ясле-бакча балалары өчен “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткара” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелделәр.
9 декабрь - халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Коррупциягә - юк !" дигән әңгәмә узды. Балалар законсыз акча бирүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белделәр. Караклык, законсыз акча бирү - бик начар эшләр икәненә төшенделәр.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Коррупциягә каршы” мәгълүмать сәгате үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә булуы турында сөйләшенде .Яшьләр коррупция килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары, Сатыш авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кунакта булдылар, анда җирлек башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин һәм бухгалтер З. Г. Әхтәмова белән очраштылар.
24 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында "Әниләр көне"нә багышланган, җырчы Илгәрәй төркеменең концерты булды. Концертны Сатыш авылыннан Шамсиев Фердинанд иганәчелек итте.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде. Җирлек башлыгы Сатыш авыл җирлеген үстерү турында сөйләде.