ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатты дәвам итә. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Чемпионат ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләренең иң яхшы волейбол коллективларын берләштерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Зур сәяхәте" проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбе укучылары Саратов өлкәсенә турында өйрәнделәр. Алар өлкәнең мәдәнияте һәм традицияләре, Саратовның Күңелле гармун серләре турында белделәр, истәлекле урыннар белән таныштылар. Иҗат остаханәсе барышында Саратовтан күңелле гармун ясадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11 апрель көнне Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды. Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында Рәдифнең туганнары чакырылды. Турнирда теннис яратучылар катнашты. Турнирда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Мамалай авылы яшьләренә һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләренә турнирны оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2026 ел
җомга

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә 3 чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар җыелышында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф. Ф., мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Хәсәнова М. Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйләҗиева А. Ф. чыгыш ясадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бигәнәй мәдәният йорты каршында  гөрләтеп Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Күңелле күмәк уеннар уйнадык, һөнәрләребезне күрсәттек. Бәйрәм тәмле ботка һәм бәйрәм коймагы белән чәй эчеп тәмамланды

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән китап атналыгында Ш.З.Зиннуров исемендәге  Сатыш гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан китапханәдә экскурсиядә булдык. Китапханәче Гүзәлия Миңнехановна балаларны китапның ничек басылуы, аның кешеләргә файдасы, китапларның төрләре,  китапханәче хезмәте белән таныштырды. Китап - белем чишмәсе, аны кадерләү, саклау,  кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләү - тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләрнең изге бурычы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Дәртле җыр-биюләр, Кыш бабайны озату, Язны каршы алу, табышмаклар чишү, язгы  сынамышлар әйтү, күңелле уеннар  белән 19 март көнне  Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. 

Ак кар эри, сулар ага, 

Нәүрүз - яңа көн туа.

Шатлык, бәхет китерсен, 

Гаиләләргә тынычлык бирсен!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәһим улы Шәфигуллин "Закон территориясе" республика конкурсында "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә I урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Чемпионат ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләренең иң яхшы волейбол коллективларын берләштерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

7 март көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 5 команда катнашты.
1 урын-Бигәнәй;
2 урын-Икшермә;
3 урын-Сатыш урта мәктәбе-1;
4 урын-Шытсу;
5 урын-Сатыш урта мәктәбе-2.
Иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International