16 нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризм - кешелеккә каршы явызлык ” дигән информацион сәгать үткәрелде.
Аккүл-Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
"Бигеней" ир-атлар волейбол командасы "Теләче волейбол лигасы"чемпионатында катнаша.
Казанчы- Бигәнәй авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше башкарылды. Эшне ИП Набиуллин И.Ф. оешмасы башкарды.
"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.
Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән бик матур кичә узды. Бу чара балаларның җыр - биюләре, уеннары, шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды. Дәү әниләр, дәү әтиләр, бакчада эшләп чыккан лаеклы ялдагы тәрбияче апалары да үзләренең изге теләкләрен юллап, балаларга, бакча хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
«Саба-Арена спорт мәктәбе»ндә өстәл теннисы буенча атналык лигада:
1 урын-Мансуров Салават (Сатыш);
2 урын-Ахәдиев Рамазан (Шәмәрдән);
3 урын - Хаҗиев Ранил (Сатыш);
3 урын-Востриков Руслан (Сатыш) алдылар.
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, ветеран-укытучылар йортына барып, аларга чәчәкләр , яхшы кәеф һәм җылылык бүләк иттеләр.Шулай ук китапханәче журналлар алып килде. Акциядә катнашучылар шулай ук арабыздан киткән укытучыларны да искә алдылар.