2 гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучы балаларны котлады һәм бүләкләр тапшырды Бәйрәм эмоциональ, күңелле һәм дәртле узды. Тамашачылар Яңа ел тамашасын спонсор ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., оештыручыларга һәм катнашучыларга, шатлыклары һәм кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында «Яңа ел могҗизасы!» дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
"Сатыш" командасы мини-футбол буенча Саба районы чемпионатында 2 урын яулады. Бу авылда яшәүчеләрнең спорт активлыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм җирле хакимиятнең халык арасында массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итүен күрсәтә. Мини-футбол уеннарны оештыру җиңеллеге аркасында популяр спорт төре булып тора. Ул яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга, команда рухын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.Шулай итеп, "Сатыш" командасы мини-футболны популярлаштыруда һәм Саба районында яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыруда мөһим роль уйный.
Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә урнашкан оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2025 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2026 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!
Кыш - әкияти ел фасылы. Яңа ел бәйрәмнәре, якыннар һәм дуслар белән очрашулар, гаҗәеп кышкы бизәкләр - барысы да аерым кәеф тудыра, балачак хатирәләрен искә төшерә һәм могҗизалар вәгъдә итә.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тормыш хакыйкате игелектә» дигән игелек сәгате үткәрелде. Балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, яхшылыкның кешеләр өчен никадәр мөһим булуы турында белделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшылык турында төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт мисалларын китерделәр һәм «яхшылык»сүзе белән мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук кычкырып шигырьләр укыдылар . Чара тәмамлангач, китапханәче балаларга бәхет һәм игелек теләде, игелекле гамәлләр кылуны кызганмаска кушты.
21 декабрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге яшьләре арасында Фиджитал - футбол (виртуаль һәм реаль футбол) буенча турнир узды. Турнирда 4 команда катнашты.
1 урын- Манчестер Сити;
2 урын- Реал Мадрид;
3 урын- Бавария;
4 урын- ПСЖ командасы алды.
МБМБУ Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә сюжетлы-рольле уеннар" темасына районкүләм семинар үтте. Семинарда театр эшчәнлеге, сюжетлы-рольле уеннар аша балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә багышланган татар, инглиз телендә чаралар күрсәтелде. Тәрбиячеләр мәктәпәчә яштәге балаларның сөйләм телен үстерүдә нинди уеннар, алымнар кулланып эшләүләре буенча үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Мин коррупция турында нәрсә беләм?" дигән темага класс сәгатьләре узды. Чара мәктәп укучыларының коррупция асылын аңлауларын киңәйтүгә, аның барлыкка килү сәбәпләре һәм җәмгыять өчен нәтиҗәләре белән танышуга, шулай ук законсыз гамәлләргә һәм мондый тискәре күренешкә каршы тору теләгенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
"Сатыш" командасы мини-футбол буенча Саба районы чемпионатында актив катнаша. Команда үз группаларыннан чыгып, финал өлешендә катнашалар.