ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге мәдәният йортларында Бал-маскарад үткәрелде . Яңа ел кичәсендә күңелле, кызыклы уеннар булды, авылдашлар һәм кунаклар бик теләп катнаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп хуҗалары- Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге "Кыш бабайлар" парадында "Бизәлгән җигүле атлар" номинациясендә 1 урын алды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Сәнгать һәм технология фәннәре атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Шундыйлардан 5,6нчы сыйныф кызлары арасында үткән “Оста куллар” викторинасын, квадракоптерлар ярышын, “Машиналар тарихы” кичәсен, автомобиль модельләрен җыю ярышын санап китәргә була. Атналыкта кызлар үзләренең кул эшләренә осталыкларын  исбатласалар, егетләр исә техниканы ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары,  “#Бумбатл” Россиякүләм экологик акциясендә катнаштылар. Әлеге проектның төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру.  Чара барышында мәктәп күләмендә барлыгы 663 кг кәгазь җыеп тапшырылды, иң актив класслар һәм укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Иләбәр авыл клубында  Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре  һәм авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Х. Ибрахимның " Кызыма килер йөз кеше" диеп исемләнгән комедиясе  сәхнәләштерелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. 12 декабрь көнне Мамалай авыл клубында яшьләр белән «Конституция - дәүләтнең төп законы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә кәгазь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кәгазьдән кар бөртекләре-иң киң таралган Яңа ел бизәкләре. Китапханәче адымлы инструкция тәкъдим итте. Балалар тиз арада тылсым дөньясына чумдылар. Үз куллары белән ясалган кар бөртекләре матур килеп чыкты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләрендә булдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге башлыгы 2021 нче елгы өстәл теннисы буенча ир-ат-җитәкчеләр арасында Саба муниципаль районы шәхси чемпионатында 1 нче урынны яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International