ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге командасы Физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышларында катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балачак - ул иң ваемсыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мамалай авыл клубы территориясендә «Бәхетле балачак»дип исемләнгән балалар концерты узды. Концерт барышында яшь артистлар вокал, шигырьләр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2021 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы пляж волейболы буенча ир-атлар командалары арасындагы  чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Бигәнәй һәм Сатыш. "Сатыш" командасы Өмет Лигасында 1 урынны яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның логик  фикерләвен, уйлау сәләтен үстерү максатыннан, дидактик уеннар уйнатыла, яшелчә, җиләк-җимешләрне аерырга өйрәнәләр, аларның файдасы, ничек үсүләре белән танышалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба районыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Тимершык командасы;
2 урын-Бигәнәй-1;
3 урын-Симет;
4 урын-Сатыш;
5-6 урын-Бигәнәй-2;
5-6 урын-Курсабаш.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.  Турнирда Саба районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Бигәнәй командасы;

2 урын-Тимершык;

3 урын-Саба;

4 урын-Симет;

5 урын-ФБП

Бигәнәй яшьләренә турнирны һәм спонсорларга оештырган өчен  рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда яшьләр белән "юл билгеләре илендә" дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә корылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Июль аеның соңгы якшәмбесендә илебез Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үтә. Бөтен ил буенча бу Көнгә багышланган күп кенә тантаналы чаралар уза. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

13 июль көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәре "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Елмаю һәм көлү-барысы өчен дә" дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар үткен акыл белән, зирәклектә ярыштылар. Уен программасы балаларга актив һәм файдалы итеп вакыт үткәрергә, үзләрен кызыклы конкурсларда күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте. Чара ахырында барысы да бүләкләр алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International