1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба районыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Тимершык командасы;
2 урын-Бигәнәй-1;
3 урын-Симет;
4 урын-Сатыш;
5-6 урын-Бигәнәй-2;
5-6 урын-Курсабаш.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
1 нче август көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Бигәнәй командасы;
2 урын-Тимершык;
3 урын-Саба;
4 урын-Симет;
5 урын-ФБП
Бигәнәй яшьләренә турнирны һәм спонсорларга оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда яшьләр белән "юл билгеләре илендә" дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә корылды.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Июль аеның соңгы якшәмбесендә илебез Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үтә. Бөтен ил буенча бу Көнгә багышланган күп кенә тантаналы чаралар уза.
13 июль көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәре "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Елмаю һәм көлү-барысы өчен дә" дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар үткен акыл белән, зирәклектә ярыштылар. Уен программасы балаларга актив һәм файдалы итеп вакыт үткәрергә, үзләрен кызыклы конкурсларда күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте. Чара ахырында барысы да бүләкләр алды.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән национальный проект нигезендә "Экология-балалар күзлеге" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында өч йорт төзелеп бетү стадиясендә.
Мамалай авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау максатыннан чара үткәрелде.
13 июль көнне Сатыш авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау уздырылды.