Сатыш авыл җирлеге территориясеннән корыган агач калдыклары чыгарылган. Әлеге чара җирлекне төзекләндерү һәм санитария дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар комплексының мөһим өлеше булып тора.
Сатыш авыл җирлеге спортчылары "Спорт җире - 2025" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының төбәк этабында катнаштылар. Анда җирлекнең 30 дан артык спортчысы катнашты. Волейбол ярышында Бигеней-2 командасы 2 урынны, Бигеней-1 командасы 1 урынны алды.
Сатыш авылында проблемалы агачларны кисү эше башкарылды. Кисү барлык кирәкле экологик нормаларны һәм канун таләпләрен үтәгән килеш башкарылды. Җирле халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы агачлар, шулай ук авыл инфраструктурасы алынды.
Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсен төзекләндерү буенча эш алып барылды. Эш Бигәнәй мәдәният хезмәткәрләре белән башкарылды. Ишан хазрәт төрбәсен төзекләндерүдә ярдәм иткән, иганәче ООО "Саба" Сатыш бүлектчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р.ка рәхмәт белдерәбез.
"Сатыш" командасы 2025 елгы сезонда ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында 3 урынны яулады. Командага рәхмәт белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез.
24 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.
Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре башланды. Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.
22 июнь көнне Сатыш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара обелиск янында узды.
20 нче июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәния йорты белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .
Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылары Казан шәһәренә сәяхәт кылды. Казан зоопаркында күп төрле җәнлекләргә хозурланып, "Елмай" паркында уйнап, яр буеннан шәһәрнең матур җирләренә сокланып, җәй буена җитәрлек көч, уңай эмоциялар туплап кайттылар.