Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере укучылар Сатыш авылы мәчетендә булдылар. Коррупциягә каршы тору максатыннан лагерь җитәкчесе Гыйлаҗиева А.Ф. "Гадел яшә" дигән әңгәмә үткәрде. Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлык кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" спорт уены үткәрелде, Сатыш ФАП фельдшеры ярдәмчесе Вәлиева А.Х. сәламәтлекне саклау темасына әңгәмә үткәрде.
Сатыш авыл җирлегенә Казаннан "Авторетроклуб" әгьзәләре килде. Аларны район башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф., мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. "Авторетроклуб" әгъзәләре үзләренең машиналары белән таныштырдылар.
Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнашты. Әлегә 3 җинү, 1 ничья, 1 җиңү. Команда составы: Багабиев И., Маннанов Д., Мустафин И., Билалов А., Шайхутдинов А., Ханов А., Шамсевалиев А., Хузин Р., Губайдуллин Р., Галиев И.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
8 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез- Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең кульминациясе булып Көрәш буенча баш батырны билгеләү торды. Киеренке көрәштән соң, Сабантуйның абсолют батыры булып Гарипов Язнур Фәннүр улы калды.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Мамалай авылы зиратында проблемалы агачларны кисү эше башкарылды.
Сатыш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Исмагилов И.Ш., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.