Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
Мамалай һәм Аккүл-Бигенәй авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Ил батырларны онытмый»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында алар Саба районында яшәгән Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Китапханәче якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде, шулай ук катнашучылар халыкның тормышы, сугыш вакытында аларга килеп туган авырлыклар турында да белделәр.
Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды. Бюджет систмасында эшләүчеләргә һәм спонсор "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р. Шаймардановка рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Габдрахманов Фәнил Исхак улы, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы һәм авылыбыз рәссамы Әбүбакиров Рамил Исхак улы белән түгәрәк өстәл янында очрашу булды.
26 апрель көнне Мамалай авыл клубында, Казанчы Бигенәй авыл китапханәсенең мөдире белән берлектә, «Тукай эзләре буйлап “ шигърият сәгате үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба муниципаль районы мәгәриф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең «Юнармия "хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.