ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр?» дигән акциягә кушылып, мәгълүмати сәгать уздырылды.  «Һәркем белергә тиеш...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды, «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә уздырылды, соңыннан сәламәтлек темасына викторина тәкъдим ителде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

Камай мәдәният йорты мәктәп белэн берлектэ "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән бәйрәм уздырды. Бүгенге көндә дә әлеге бәйрәмнең кыйммәте югалмый. Гореф-гадәтләрне саклау, күңелле уеннарны искә төшерү, татар халкына гына хас сынамышларны барлау - барысы да яшь буынны зәвыклы тәрбияләү чарасы булып тора. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең төрле яклап көч сынашуы, балаларның шау-гөр килеп күңел ачуы, Тат.Тәкәше мәдәният йортыннан килгән "Гөлләрем" төркеме ансамбле безгә матур җырларын бүләк иттелэр.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс
mendeleevsk.tatarstan.ru

18 нче март көнне Иске Гришкин мәдәният йортында укучылар өчен Кырымның Россияга кушылуын бәйрәм итү уңаеннан чара уткәрелде.

 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #искегришкинмәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

18
март, 2022 ел
җомга

18 нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Песәй мәдәният йортында "Кырым белән Россиянең кушылуы" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

8 нче март бәйрәменә багышланган концертлар гөрләп узды. 6 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында "Моң түгелә күңел түреннән" дип исемләнгән концерт программасы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.  

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

18 нче гыйнвар көнне  Песәй мәдәният йортында "Туган ягым шигырьләрдә..." дигән тема астында әдәби сәхифә уздырылды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Песәй мәдәният йорты​ 6 нчы гыйнвар көнне Бәзәкә авылында "Яңа елда җырлап яшик"дигән концерт программасы тәкъдим итте.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс
mendeleevsk.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

2 нче гыйнвар көнне Песәй мәдәният йортында​ балалар өчен китапханә белән берлектә "Чыршы утлары" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс
mendeleevsk.tatarstan.ru

22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

21 нче декабрь- кроссвордның туган көне. Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Кроссвордта кунакта" дип исемләнгән уен үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 нче декабрьдән башлап, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы старт алды. Песәй мәдәният хезмәткәрләре дә андый авылдашларыбызны күреп сөйләшүне кирәк дип санады. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International