ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

5 нче июль көнне Песәй авылы мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен саф һавада төрле күңелле уеннар үткәрелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

1 нче июль көнне Песәй авылы мәдәният йортында шашка уены яратучылар бәйгесе билгеләп үтелде. Балалар үзләренең көчләрен, фикерләү сәләтен сынадылар.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Җәйге төсләр» дип исемләнгән балалар концерты оештырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 нче июнь - хәтер һәм кайгы көне. Песәй мәдәният йорты китапханә, мәктәп белән берлектә «Хәтер шәме» дигән акция уздырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

31
май, 2022 ел
сишәмбе

Песәй мәдәният йортында авыл фельдшеры Әлфия Кабирова   балалар белән даими рәвештә сәламәтлек дәресләре уздыра. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 нче май- Халыкара музейлар көне. Бу көнне Песәй мәдәният йортында урнашкан музей бүлмәсенә экскурсиягә мәктәп балалары килде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

17
май, 2022 ел
сишәмбе

16 нчы май көнне Песәй мәдәният йортында балалар журналы"Мурзилка" туган көненә багышлап, "Мурзилка "да кунакта" дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

16
май, 2022 ел
дүшәмбе

15 нче май- гаилә көне.  Песәй мәдәният йортында «Гаилә җылысы» дип исемләнгән бик матур кичә уздырылды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

1961нче елның 12 нче апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыга. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка аша. Ел саен Песәй мәдәният йортында Ю. Гагаринга багышлап мәгълүмати сәгать уздырыла. Быел да «Космонавтика турында нәрсә беләбез?» дигән видео каралды, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Яшь буын бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш.
 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

22 нче март көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре  мәктәп, китапханә белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы оештырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International