ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

19 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр?» дигән акциягә кушылып, мәгълүмати сәгать уздырылды.  «Һәркем белергә тиеш...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды, «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә уздырылды, соңыннан сәламәтлек темасына викторина тәкъдим ителде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

18
март, 2022 ел
җомга

18 нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Песәй мәдәният йортында "Кырым белән Россиянең кушылуы" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

8 нче март бәйрәменә багышланган концертлар гөрләп узды. 6 нчы март көнне Песәй мәдәният йортында "Моң түгелә күңел түреннән" дип исемләнгән концерт программасы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.  

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

18 нче гыйнвар көнне  Песәй мәдәният йортында "Туган ягым шигырьләрдә..." дигән тема астында әдәби сәхифә уздырылды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

21 нче декабрь- кроссвордның туган көне. Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Кроссвордта кунакта" дип исемләнгән уен үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 нче декабрьдән башлап, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы старт алды. Песәй мәдәният хезмәткәрләре дә андый авылдашларыбызны күреп сөйләшүне кирәк дип санады. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Песәй мәдәният йорты чын күңелдән барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Ә

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Песәй мәдәният йортының музей бүлмәсендә балалар бакчасы, башлангыч сыйныф укучыларының күп тапкырлар булганнары бар. Бу юлы өлкән сыйныф укучылары кунакка килде. Алар өчен "Үткәннәр кайтавазы" дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

21 нче ноябрь- Халыкара сәламләшү көне. Сәламләшү элек- электән үк күркәм гадәт булып саналган. Балалар да бу турыда онытмасын дип, Песәй мәдәният йортында "Сәламләшү көне" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

Песәй мәдәният йортында уздырылган чираттагы сәламәтлек сәгате "Яшүсмер һәм тәмәке" темасы астында узды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты
mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International