ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Мичән  авыл җирлеге халкы бердэм булып солдатларга кирэк ярак жыеп СВОда катнашучыларга үзләренең гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр! Бу матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган ил кешеләрең хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан, Мичән авыл җирлегендә  "Илем батырларын барлый" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Ватан каһарманнары – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының тулы кавалерлары турында мәгълүмат бирелде. Ахырдан обелискка чәчәкләр куйдылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Яңа Мичән авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәр үрү өчен станок ясау эшләре бара. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә юлларны кардан ачарга техникага кар көрәү җайланмасы урнаштырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән Мичән авыл җирлеге сәркатибе очрашу үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җаваплылыгы чикләнгән « Саба» Җәмгыяте “ Мичән” бүлекчәсенең авыл хуҗалыгы паркында техникаларны җылы бинада тоту өчен утын әзерләү эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2023 елның 2 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йортында Украинада махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен "Исән - сау кайтыгыз балалар, көтә газиз Аналар" исеме астында зур хәйрия концерты узды.

 Артистлар тамашачыларга искиткеч концерт программасы бүләк иттеләр. Ике сәгатьлек концерт бер мизгел кебек үтте.

Хәзерге вакытта Ватанны саклаучы геройларыбызга ярдәм итү өчен концертка килгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә. белдерде.

Хәйрия концертын оештыручы Яңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре, концерттан кергән акчалар Украинада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, дип билгеләп үттеләр. Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар һәм чын күңелдән хупладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә яңа монумент төзү эшләре тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән төп белем бирү мәктәбендә Халыкара Әниләр көненә багышланган чара узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Әниләр көне" уңаеннан, Керәнне авыл клубында, хатлардан төзелгән  «Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әниләрне котлап язылган җылы хатлар матур жырларга, биюләргә төрелеп ияләренә тапшырылды. hәр чыгыш көчле алкышлар белән кабул ителде. Уллары махсус хәрби операцияда булган егетләребезнең әниләренә аерым игътибар бирелде, уллары исеменнән котлау яңгырады. Бәйрәм концерты күңелле  уен-конкурслар белән үрелеп барды.  Кичәнең бергәләп җырланган "Әниемә" жыры белән тәмамлануы бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачы кәнәгать калды, оештыручыларга hәм артистларга олы рәхмәт хисләрен белдерде.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International