ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Районда  узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан Мичән урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сафиуллин Ринат Ислам улы һәм аның тормыш иптәше күп еллар авыл фельдшеры булып эшләгән Тәгъзимә апаны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А, төп мәктәп директоры Шайхлисламов Б.Ф., авыл фельдшеры Зәйнетдинова Гөлшаһидә килделәр. Алар үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, район хакимиятенең бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук җитәкчелектән дә чәчәк, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегендә яна гаилә туды. Хайруллин Солтан һәм Ранияләрнең уллары көз башында Инсаф, Көек авылы кызы Гыйлемшина Динә белән яңа тормыш корып җибәрде. Бәхетле, матур тормыш телибез яшьләргә. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авылы Ленин урамы борылышына юлны ремонтлау дәвам итә.  Тигезләп салынган таш юл өстнә асфальт түшәлде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

21 нче сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә  «Татарстан кроссы-2024» чарасы үткәрелде. Бу республикабызның массакүләм спорт чарасы, аның максаты-яшь буынны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шулай ук йөгерүне активлаштыру булып тора.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Мичән авыл жирлеге Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасының калган өлешендә ПМК- 159 тарафыннан ремонт эшлэре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында бәрәңге җыю эшләре башланып китте

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Иске Мичән мәдәният йорты каршында ремонт эшләре башланып китте. Бу эшне  Балтач районы МДСУ оешмасы башкара. Мәдәният йорты каршысындагы юл  яңадан чистартылды, яраксыз ташлары алынды һәм ком салу эшләре башланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Саба " ҖЧҖнең Мичән бүлегендә урып – җыю эшләре тәмамланды. Комбайнерлар Хадиев Илфар, Хайруллин Солтан уз вазыйфаларын намус белән башкардылар. Хәзерге көндә үзләре эшләгән комбайннарын кышкы әзерлеккә куярга әзерлиләр.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Быел  беренче сыйныфка 3 укучы килде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International