ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Иске Мичән авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм итеп җибәрү өчен токмач  кисүне оештырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" конкурс игълан итте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

7 октябрьдә Мичән авыл җирлегендә "Рәхмәт, Сезгә укытучылар" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә авыл халкы, укытучылар, укучылар, ветеран - укытучылар һәм төрле еллардагы мәктәпләрне тәмамлаучылар чакырылган иде. Мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар эшләре күргәзмәсе һәм фотозона оештырылды. Бәйрәм кичәсе төрле еллардагы мәктәпне тәмамлаучыларның җырлары, шигырьләре, котлаулары белән тулы иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән соң да тиз генә таралмадылар , яраткан укытучылары белән истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район мәдәният йорты белгечләре Энҗе Илшат кызы Нурисламова, Айнур Газинур улы Габделхаков һәм Гыйльметдинов Хәмиткә рәхмәт белдерәбез. Барыбызга да эштә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2023 ел
җомга

5 октябрь көнне Керәнле авылында укытучылар hәм  өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары  ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә  багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкара өлкәннәр көне-безнең яраткан эби-бабаларыбызга, күршеләребезгә, остазларыбызга һәм танышларыбызга бөтен игътибарны җәлеп итү өчен билгеләнгән вакыйга. Без аларның казанышлары, хезмәт батырлыклары һәм казанышлары турында рәхмәт һәм хөрмәт белән сөйлибез. 2023 елның 4 октябрендә Яңа Мичән авылында "Сез бит безнең тормыш маягы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.  Саба РДКның "Гөлбакча" ансамбле кунакларны үзенең яраткан җырлары һәм шигырьләре белән сөендерде.  Бәйрәмне бәйрәм өстәле артында дәвам иттеләр.Бер чынаяк чәй артында җылы дуслык шартлары аралашуга мөмкинлек бирде. Бәйрәмдә катнашучылар рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр белән киттеләр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 октябрь көнне Мичән төп белем бирү мәктәбендә көзге ярминкә үтте. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасын кертү планлаштырыла.Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан  басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.Фельдшерның ярдәмчесе вазыйфасын әлеге авылда яшәүче һәм гомуми урта белемле кеше башкара ала.Фельдшер ярдәмчесе медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек узачак. Пункларда укулар башланды. Мичән авыл җирлегендәге кадрлар:

Иске Мичән  авылы (ФАП) -Таҗетдинова Айгөл Рим кызы

Яңа Мичән  авылы (ФАП) -Мөбарәкова Чулпан Зөлфәт кызы

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Россия халыкларының мәдәни мирасы елы"кысаларында Яңа Мичән мәдәният йортында Пушкин картасы буенча капчык һәм джуттан "үз хезмәтеңә матурлык керт"вазасы ясау буенча чара оештырылган һәм үткәрелгән. Чара Үз кулларың белән капчыктан эшләнмәләр ясау модалы һәм заманча икәнлеге турында белемле әңгәмәдән башланды. Бу гади материалдан бик матур әйберләр ясарга мөмкин. Тупас фактурага карамастан, капчык тукымасыннан кием һәм йорт өчен нәфис бизәкләр һәм декор ясау авыр түгел: кайбер мисаллар әңгәмә барышында каралган. Бу мастер-класста балаларга өй бизәге булачак вазалар ясарга кирәк иде, шулай ук бу һөнәр туганнарына яки дусларына искиткеч бүләк була ала.Бераз фантазия һәм тырышлык белән, һәркемнең матур һәм оригиналь вазасы бар, ул интерьерда искиткеч өстәмә булачак.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бу ялларда Мичән авыл җирлегендә пай җиренә икмәк бирелде. Пайчыларга 1 пайга 3ц. арпа, яисә 3 ц. бодай бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International