Бу ялларда Мичән авыл җирлегендә пай җиренә икмәк бирелде. Пайчыларга 1 пайга 3ц. арпа, яисә 3 ц. бодай бирелде.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тан суы алу "фольклор йоласын үткәрделәр. Барлык катнашучылар татар көнкүрешенә чума алдылар, бу кабатланмас һәм онытылмас колориттан ләззәт ала алдылар.Ибраһимова Сөембикә апа безгә "Таң суы алу"йоласын өйрәтте.Китапханәче Ф.Я. Сәйфетдинова җирле халыкның туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклау турында сөйләде. Мәдәни традицияләрне саклау кешеләрне кеше итә, үткәннәрне онытырга ирек бирми. Традицияләрне саклау-үткән һәм киләчәк арасындагы күпер.
Чишмәне савыктыру – иң башлап күңелебезне савыктыру ул.Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.
1 нче октябрь көнне Яңа Мичән авылы халкы өчен бәйрәм - “Яшьлегем чишмәсе” н ачу тантанасы үтте. Чишмә ачу, суны чишмәгә китерү эшен оештыручы, башлап йөрүче - шушы авылда туып үскән, хәзергесе көндә Саба районында гомер кичерүче Шакирҗанов Флүр Нуретдин улы.
Әлеге чарада Инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге башлыгы Котдусов Илнур Илдус улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы һәм авыл халкы катнашты. Ачылу тантанасы оешкан төстә, күңелле үтте. Бәйрәмнең һэрбер өлеше уйланылган, матур итеп оештырылган иде. Шушындый изге эшне оештырган Флүр Нуретдин улына, аңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яңа Мичән мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, иң файдалы яшелчәләргә багышланган фольклор бәйрәме үткәрде. "Кабак кына димәгез" бәйрәмендә Яңа Мичан авылы халкы һәм оста хуҗабикәләре катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар композицияләр, һөнәрчелек һәм иң тәмле кабак ризыклары алып килделәр.
2023 нче елның 26 сентябрында Иске Мичәндә яшәүче Гатауллина Марзия Хаҗи кызына 95 яшь тулды.
Гатауллина Марзия Хаҗи кызы 1928 нче елның 26нчы сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында гади колхозчы гаиләсендә биш баланың иң олысы булып туа. 1-7нче классны Сеҗе мәктәбендә укый, шуннан 1943-1946нчы елларда Арча педучилищесында укып, укытучы һәнәрен үзләштерә.
“Сугыш башлангач, ир-егетләрне, хатын-кызларны сугышка алдылар. Безне Мәликә апа 7 класска кадәр укытты. Мәктәпне бетергәндә, без 26 бала идек. Мәликә апа, уку бетәр алдыннан, безгә: “Укучылар, укып бетерәсез, күреп торасыз, мәктәптә хатын-кызлар гына калдык, ир-егетләр фронтта. Киләчәктә укытучылар кирәк булачак. Барыгыз да әйбәт укыдыгыз, Арчага педучилищега китүегезне сорар идем”, - диде. Без 26 укучыдан 14ебез Арчага укырга барырга чыктык. Мәликә апа безгә, китәр алдыннан, дәфтәрләр һәм бер ручка, ике перо, карандаш өләшеп чыкты. Арчада тәртип нык саклана иде. Һәр көн зарядка ясый идек, маршка чыга идек. Сугыш еллары училищеда үтте. 14км. җәяү барып җәяү кайта идек, аркада каталка белән азык иде. Общежитие салкын булыр иде, төн чыкканчы чабата башларындагы карлар эреп бетми иде.” – дип сөйли.
Укып бетереп кайткач, Керәнле мәктәбендә 1нче классны кабул итә, анда 43 бала була. Беренче классны укытып бетергәч, Иләбәр мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Алдагы елларда Иске Мичән белән Бакшанды мәктәпләрендә рус телләре укыта. Гөберчәктә, Казаклар мәктәбендә 4 ел укыта. 1955нче елдан пенсиягә чыкканчы, Иске Мичән авылында мәктәптә укыта. 1949 нчы елда Иске Мичән егете Гатауллин Хөснуллага кияүгә чыга. Җиде бала үстерәләр. Балалары тормышта үз юлларын табалар. Бүгенге көндә төпчек улы Мөнир тәрбиясендә яши.
16 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2023", "Татарстан кроссы -2023" йөгерү ярышы оештырылды. Төп белем бирү мәктәпбе укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре, шулай ук теләгән һәркем катнашты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.Ярыштан соң барлык катнашучылар тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар.
Чәчәкләр дөньяның мәңгелек матурлыгы символы. Алар безнең тормышыбызны баерак һәм шатлыклырак итә, бездә яхшылыкка, матурлыкка мәхәббәт уята. Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Чәчәкләр-табигатьнең Бөек бүләге" дип исемәнгән әдәби - музыкаль кичәсе уздырылды. "Гөлләрем, чәчкәләрем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү үткәрелде. Чара төрле конкурслар, уеннар, чәчәк темасы буенча викторина белән дәвам итте, анда катнашучылар чәчәкләр турында легендаларны, чәчәкләр искә алынган әдәби әсәрләрне искә алдылар, чәчәкләр турында җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Чәй өстәле артында өй үсемлекләрен үстерү тәҗрибәсе, чәчәкләр белән бәйле тормыш хикәяләре белән уртаклаштылар. Бу очрашу катнашучылар өчен игелек, матурлык һәм яхшы кәеф чыганагы булды.
"Саба" ҖЧҖ “ Мичән” бүлекчәсендә маллар өчен кукуруздан силос әзерләнә. Бүгенге көнгә 25 гектар кукуруз җиреннән 300 тонна сусыл азык әзерләнгән.
Бүгенгесе көндә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Мичән” бүлечәсендә бәрәңге алу эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 21 гектар җирдән 405 тонна бәрәңге уңышы алынды.
Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Аглиевлар гаиләсендә булдылар. Аларның уллары-махсус хәрби операциядә катнаша.