Керәнне авылы Залесная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Иске Мичан авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү эшләре тәмамланды. Эшне "Спецдорстрой" ҖЧҖ башкарып чыкты.
Җәй бит ул чәчәкләре белән ямьле. Мичән төп белем бирү мәктәбе яны бакчасы елдагыча матур чәчәкләргә күмелеп утыра.Бу матурлыкны булдыру мәктәп укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре көче белән башкарыла.
"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Механизаторлар тритикале культурасын урып-җыю белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә, игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда, механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.
Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.
Иске Мичән авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү буенча эш бара.
Мичән авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникларына техник карау уздырылды.
Мичән авыл җирлегендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Яңа Мичән авылында халык ярдәме белән зират җыештырыла.
Яңа Мичән авылында кибет каршындагы территорияне планлаштыру эшләре тәмамланды.
Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу күптән көтелгән каникул вакыты, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай эмоцияләр көтә. Елның бу искиткеч вакытында «Менә нинди, безнең җәй! “-дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара уен формасында узды. Программада табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде! Егетләр иң тиз, иң җитез һәм спортчаннары җыелдылар. Балалар җәйне ничек уздырулары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, җәй турында табышмакларны чиштеләр, «Безнең назлы җәйнең нинди төстә булуын әйт», «Әкият геройлары», «Сүзлек сөйлә» викториналарына җавап бирделәр. Чарада барысы да күтәренке кәеф һәм яхшы кәеф алдылар!!!
« Саба» ҖЧҖнең « Мичән» бүлекчәсендә берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнеп килә. Эш сыйфатлы башкарыла, яхшылап таптатыла һәм тыгызландырыла.