Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенә яңа капка куелды. Капка урнаштыру эшләрен ПМК-159 оешмасы башкарды.
Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең спортзалында ремонт эшләре бара. Ремонт эшләрен ПМК-159 оешмасы башкара.
Бүгенгесе көндә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Мичән” бүлечәсендә бәрәңге алу эшләре дәвам итә.
Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән җирле үзидарә башлыгы, депутат А. Ә. Гәрәев белән очрашу үткәрде.
30 октябрь көнне Мичән төп белем бирү мәктәбенең 7 нче һәм 8нче сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә Казан шәһәренә сәяхәт ясадылар.
29 октябрь көнне Керәнне авыл клубында "Җырлыйк әле" проект программасы белән Юлбат авыл җирлеге үзэшчәннәре, Юлбат мәдәният йорты, китапханәсе,Тнеки һәм Йосыф-Алан авыл клублары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концерт барышында алып баручылар тамашачыларны һәм катнашучыларны Комсомол көне белән котладылар, ә алып баручы үз җырларын балалары, әтиләре һәм ирләре мобилизацияләнгән гаиләләргә багышлады.
Мичән авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар булып узды.
Мичән авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышлап, төрле елларда шушы җирлектә эшләгән, күчеп кайткан, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләргә азык-төлек пакетлары таратылды.
3 октябрь көнне Мичән авыл җирлегендә яшәүче алтын һәм зөбәрҗәт парлар тәбрикләнде. Безнең җирлектә алар: 50 ел бергә яшәгән Мөбарәков Васил Шәрип улы һәм Мөбәрәкова Рәзиф Талип кызы.
18 сентябрьдә Керәнне авыл клубында концерт үткәрелде. Концертта Кызыл-Мишә, Симет , Мишәбаш, Иске Мичән мәдәният йортлары , Түбән Симет,Өтернәс, Иләбәр, Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре катнашты.
Тамашачылар концерт программасында катнашучыларны алкышлар белән каршы алдылар. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр, яхшы кәеф һәм уңай энергия бүләк итте.