ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

17 сентябрьдә Мичән авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2022 бәйгесе булып узды. Кроссны тантаналы рәвештә Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә., Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д. Р. ачып җибәрделәр. Ярышта мәктәп укучылары һәм бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

1 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 6 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 56 укучы белем алачак.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
август, 2022 ел
җомга

 Кич утыру - ул безгә мирас буенча килгән гореф-гадәтләренең берсе. 16 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә "Авылымның айлы кичләре"дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Җәйге кичтo, көндәлек эштән соң, күршеләр капка янына җыелды. Чара барышында китапханәче Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Иман нуры"дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Икенче өлештә самавырдан чәй эчтеләр, яңалыклар белән алмаштылар, кызыклы тарихлар сөйләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлеге басуларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә эшли. Бу көннәрдә арыш сугу эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Мичән авыл җирлегенең Керәнне авылында юл төзелеше.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2022 ел
сишәмбе

13 август көнне "Җырлы - биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында, Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә мәдәният йорты белән берлектә "Сагынып кайттым сине, Тирән Дугай"дип исемләнгән ял кичәсе оештырды. Авылның һәр урамыннан гармунчыларга кичке уенга җыелган авылдашлар кушылды. Бәйрәм татар биюләре белән башланып китте. "Наза", "Гөлбану", "Капкалы", "Түбәтәй", "Йолдыз санау", "Йөзек салыш" һ.б. татар фольклор уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәм коймак һәм бал белән самавырдан чәй эчү белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп күмердәге пешерелгән бәрәңге белән сыйланды, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты, аерылышырга теләмәде. Кичә уртак җырлар һәм биюләр белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Быел Мичән төп белем бирү мәктәбенә беренче сыйныфка 6 бала укырга керә. 19 август көнне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән төп белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р. беренче сыйныфка укырга керүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырдылар. Бүләкләрнең  спонсорлары Район башлыгы Минниханов Р.Н. һәм Республикадагы “Нәфис косметикс” оешмасы.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2022 ел
җомга

Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Гражданнарның үзара салым акчасына Мичән авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә "ПМК №159" ҖМҖ тарафыннан ремонт эшләре алып барыла. Бүгенге көндә түбәндәге эшләр башкарылды:

1. Коридорларның һәм кабинетларның диварларын буяу

2.Кабинетларның ишекләрен алыштыру;

3. Тәрәзәләрне алыштыру

3.Бәдрәф бинасын эшләү;

4.Бәдрәфне тышлау

5. Бәдрәфнең түбәсен ябу;

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International