ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

4 август көнне Керәнне авыл клубы, Кызыл Мишә һәм  Иске Мичән мәдәният йортлары Керәнне авылында "Авылымның ямьле кичләре" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Иҗат коллективының концерт программасы төрле иде. Алып баручының һәм артистларның осталыгы белән концерт чын бәйрәмгә әверелде. Тамашачы белән җылы, дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Бәйрәмдә катнашучылар яраткан җырлары, дәртле биюләре һәм күңелле уеннары белән тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

   Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Йолдызлы күк астында очрашу дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Багавиев Ранур Хашим улын  ГТО ВФСК ның алтын билгесе белән  бүләкләү.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш  алып барыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

27 июль көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балачак һәм шатлык бәйрәме"дигән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.

Барлык балалар да бу бәйрәмгә күңел ачырга һәм уйнарга килделәр. Гадәти булмаган табышмаклар, җәй һәм каникуллар турында җырлар балаларның кәефен күтәрделәр. Балалар бик теләп уйнадылар, барлык эстафеталарда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә яхшы итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле  үтте. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлеге “Россия суы“ акциясенә кушылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш  алып барыла.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Гомәрова Мөсәвәрә үз акчасына Иске Мичән авылында чишмә будкасы ремонтлады. Барлык авыл халкы күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән топ белем бирү мәктәбендә ремонт эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International