Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. 26 декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле әкият геройларына әверелделәр. Балалар белән “Кыш Бабайны көткәндә “дигән матур әкият сәхнәләштерелде. Кунакка килгән Убырлы белән Аҗдаха чыгышын балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Алар балаларга кызыклы уеннар да уйнаттылар.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде. Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде.
Иске Мичән авылында яшәүче Хадиев Ильнар гаиләсе белән үз территориясендә Яңа ел рухы кертеп кар сыннары ясап, бизәп куйдылар.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Яңа Мичән авылы мәдәният йортында хатын-кызлар үз теләкләре белән хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Мичән авыл җирлеге халкы бердэм булып солдатларга кирэк ярак жыеп СВОда катнашучыларга үзләренең гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр! Бу матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган ил кешеләрең хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.
9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан, Мичән авыл җирлегендә "Илем батырларын барлый" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Ватан каһарманнары – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының тулы кавалерлары турында мәгълүмат бирелде. Ахырдан обелискка чәчәкләр куйдылар.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Яңа Мичән авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәр үрү өчен станок ясау эшләре бара. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Мичән авыл җирлегендә юлларны кардан ачарга техникага кар көрәү җайланмасы урнаштырылды.
Саба муниципаль районы Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән Мичән авыл җирлеге сәркатибе очрашу үткәрде.