Мичән авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм Мичән мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм агачлар утырттылар .
Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.
23 апрель көнне Мичән авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.
2022 елның 10 март көнендә Яңа Мичән авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., «Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.
2 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шайхуллин Айзат Наиль улы һәм баш белгечләр 2021 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2022 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
2 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. :
Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый
Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый
25 һәм 26 декабрь көннәрендә Мичән авыл җирлегендә урнашкан Мичән топ белем бирү мәктәбендә балаларның күптән көтеп алган “ Яна ел” бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм чарасын мәктәп директоры Закиров Делюс Ридәил улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән алдынгы укучыларны һәм мәктәп яны участогын Яна ел бәйрәменә бизэргэ булышкан әти-әниләрне грамота белән бүләкләделәр. Фән олимпиадаларында катнашып урын алган укучыларны грамота һәм үзләренең исемнәре белән язылган торт белән бүләкләделәр. Авылыбыз эшмэкэре Максудов Раил Роберт улы балаларга кәгазьдән пакет тектереп, шул пакетларга рәсем ясау буенча конкурс оештырган иде. Бәйрәм барышында ул конкурста җиңучеләрне һәм анда катнашкан һәрбер укучыны бүләкләп үтте. Бәйрәм бик куңелле барды.
Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле иде. Бәйрәмгә кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызыда килде, балаларга бүләкләр өләште.
25 декабрь көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасы белән берлектә, “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай балаларга бүләкләр өләште.