ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

25 декабрь көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты Яңа Мичән  "Каенкай" балалар бакчасы белән берлектә Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Бәйрәм ахырында  Кыш Бабай балаларга бүләкләр өләште.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2021 ел
җомга

"Мичән" мини-футбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  Аналар көненә  багышланган "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты булып үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. А. котлавыннан башланды. Тамашачылар концерт башында ук күңелле бәйрәм кәефе алдылар. Озын гомер, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләп, барлык әниләрне бәйрәм белән китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире котлады . Бер-берсен алыштырып, сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыкты. Сәхнәдәге иң дулкынландыргыч артистлар, әлбәттә,  балалар булды. Залда утыручы барлык әниләр өчен күңелле җырлар, шаян биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Бәйрәм дәвамында залда җылылык һәм уңайлылык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы күңелле, мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында  "Театр- яктылыкка, нурга илтә"  исемле район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына  Мәҗит Шамхаловның «Кайнана » комедиясе

 тәкъдим ителде. Рольләрне мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды. Тамашачылар күмәк торып, сәхнәгә чыккан актерларга башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен белдереп, бик озак алкышладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкара студентлар көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмне университет һәм институтларның, колледжларның һәм техникумнарның, шулай ук бөтен дөнья буенча башка уку йортларының барлык укучылары да бәйрәм итә. Шул уңайдан 20 ноябрь көнне Керәнне авыл клубы һәм Иске Мичән авыл мәдәният йорты мөдирләре "Эх, бу студент еллары"дип исемләнгән студентлар белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда булачак һәм хәзерге студентлар катнашты. Алар үзләренең студентлар тормышы, белем бирү процессы кайда һәм ничек оештырылуы, студентның тормышы авырмы-юкмы турында сөйләделәр, яхшы бәя алу ысуллары белән уртаклаштылар. Аннан соң төрле сораулар һәм биремнәр белән бәйге үткәрделәр, баян астында җырлар җырладылар. Очрашу кызыклы һәм нәтиҗәле булды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

В рамках театрального фестиваля «Театр яктылыкка нурга илтә»  14 ноября в Мешабашском СДК Евлаштауского сельского поселения была поставлена  постановка спектакля  работниками культуры  Мичанского сельского поселения  была представлена комедия Мазита Шамхалова «Кайнана». Зрителям спектакль понравился, они выразили свое восхищение бурными аплодисментами.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Һәр кешегә иң якын бәйрәмнәрнең берсе-Әниләр көне. Шул уңайдан 28 ноябрь көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Керәнне авыл клубы белән берлектә "Кадерле әниләргә!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Концерт программасында иң яхшы җырлар, әниләргә иң ихлас мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр өчен конкурслар оештырылды. Катнашучылар күңелле конкурсларда көч сынашты. Кичә күңелле узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Урман утырту көне" акциясендә катнашып 41 нарат  агачы утырттылар. Шулай ук Иске Мичән авылында “ Хәйрия Бакчасы” ачылышында 8 алмагач, 1 боярышник һәм 2 груша утыртылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чишмәне савыктыру – иң башлап күңелебезне савыктыру ул.Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз таихы, үз моңы, үз юлы бар.

    9 нчы октябрь көнне Иске Мичән авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм авыл хуҗалыгы көне белән бергә авыл тарихына кереп калырлык вакыйга” Зөбәрҗәт чишмәсе” н ачу тантанасы үтте. Чишмә ачу, аны авыл уртасына китерү эшен оештыручы, башлап йорүче- шушы авылда  туып, шунда гомер кичерүче Мәкъсудов Раил Роберт улы.

       Бу чишмәнең исемен әнисе  хөрмәтенә "Зөбәрҗәт" чишмәсе дип атады. Әлеге чарада район башлыгы  Миңнеханов Раис Нургали улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы, тумышы белән Иске Мичән авылыннан чыккан, бүгенгесе көндә Биектау районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Галлямов Габдулла Габдрахман улы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педогогия коллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаиль кызы, Саба районы” Мотыйгулла” мәчете хәзрәте Марат Миассаров, ГТРК “ Татарстан” телевидениясе, авыл халкы катнашты.   Чишмэ янәшәсендә “Хәйрия бакчасы” да булдырылды. Ул бакчага җиләк-җимеш агачлары утыртылачак. Иң беренчеләрдән булып бу бакчага агачларны килгән кунакларыбыз утыртты. Алар утырткан агачлар аларның исемнәре белән табличкаларга язылып куелды. Киләчәктә бу бакчага һәркем агач утырта ала. Ачылу тантанасы оешкан төстэ, кунелле утте. Бәйрәмнең һэрбер өлеше уйланылган, матур итеп оештырылган иде. “ Зөбәрҗәт чишмәсе” белән “ Хәйрия бакчасы” н эшләүдә үз өлешләрен керткән егетләргә Раил Роберт улы  рәхмәтен белдерде һәм конвертлата бүләкләде. Шушындый изге эшне оештырган Раил Роберт улына, аңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткезәбез.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән « Саба» җәмгыятенең « Мичән» бригадасында бәрәңге җыю эшләре тәмамланды. 30 гектар җирдән 5860 центнер бәрәңге алынды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International