ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара.  Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

Әлеге ункөнлек кысаларында азык-төлек пакетлары таратылды, өлкән ветераннарны өйләренә барып котладылар. 

         Иске Мичән, Яңа Мичән мәдәният йортларында һәм Керәнне авылы клубында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы тәбрикләде. Аннан соң өлкәннәребез бәйрәм концертын карадылар.Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 6 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 52 укучы белем алачак.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Керәнне авылында яшәүчеләр өчен Республика көне икеләтә бәйрәмгә тиң булды. Биредә 50 урынга исәпләнеп, подрядчы оешма көче белән төзелгән яңа клуб ачылды. Шушындый бина булдырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә.  Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны бизи, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Мичән авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен  чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

8 август көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Авылымның айлы кичләре"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.Программада Югары Симет мәдәният йорты, Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре башкаруында матур җырлар яңгырады. Берничә җырны башкарганнан соң, тыңлаучылар бер урында утыра алмады һәм бии башладылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«03» август көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы И.Н. Ибрагимов тарафыннан Мичән авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бу көннәрдә "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә  бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

ООО " Саба" " Мичән" бүлекчәсендә сенаж салу буенча эш бара . Бүгенгесе көндә 2114 тонна сенаж салынган.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә традицион Сабантуй - 2021 булып узды. Бәйрәм балаларның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Мөбарәков Айнур калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International