30 март көнне Мичән авыл җирлегенә кергән авылларда Шәмәрдән торак-комуналь хуҗалыгы көче белән юлларны кардан чистарту оештырылды.
“Саба " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “ "Мичән" бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек бара.
Башлангыч сыйныф укучылары Яңа Мичән авыл китапханәсендә сәяхәттә булдылар.
Иске Мичән һәм Яңа Мичән авыл мәдәният йортларында "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде.
22 март көнне Яңа Мичән китапханәсендә , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, “ Гаилә белән китапханәгә “проекты буенча “ Бергә тату гаилә” дигән гаилә көне үткәрелде. Үткәрелгән чарага авылыбызның китап укучы кызлы әниләре чакырылды.
17 февраль көнне Яңа Мичән авылында яшәүче Шакирҗанова Мәгсүмә Фәүзи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук ООО “ Саба”ның “ Мичән” бүлекчәсенең баш бухгалтеры Хайруллина Р.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.
13 февраль көнне Мичән авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2021" чарасы узды. Чаңгы ярышында 75 кеше катнашты.
8 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.
5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Саба ҖЧҖ Мичән, Мичән бүлекләренең 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2021 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә урнашкан ремонт остаханәсендә төяү-бушату өчен яңа механизм урнаштыралар.