ООО Саба оешмасының "Мичән" бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән Иске Мичән авылында урнашкан мастерскойны сүтү эшлэре бара.
Мичән авыл җирлегенә кергән ООО Саба оешмасының Мичән филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчу агрегатларын төзекләндеру, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Үз эшләрен яратып башкаручы Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да игеннәр мулдан булсын диләр!
Бу көннәрдә Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
"Саба" ҖЧҖ”"Мичән" бүлекчәсендә өстәмә керемкертү өчен бәрәңгене сатуга әзерлиләр, черекләреннән аралыйлар
"Саба" ҖЧҖ”"Мичән" бүлекчәсенә катнаш азык кертү өчен МVL-12 маркалы яңа агрегат кайтты.
Иске Мичән авылында модульле кибет төзу эшләре дәвам итә.
Керәнне авылында яңа төзелүче күпфункцияле үзәк бинасына тәрәзәләр куелды.
Керәнне авылында яңа күпфункцияле үзәк бинасы төзелеше бара.
Яңа Мичән авылы, Ленин урамы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан арендага бирү өчен төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. Йорт барлык уңайлылыклар белән эшләнгән. Яңа йорт Яңа Мичән детсадында эшләүче Мубаракова Чулпан семьясына бирелде.
Иске Мичән авылында, 9 Май урамы, 24 нче йортта аренда йортын җылыту буенча ремонт эшләре башланды.